Ял көннәрендә Татарстанда аяз һава торышы көтелә, төнлә салкын булачак
Алдагы ял көннәрендә аяз һәм коры һава торышы була, температура сизелерлек үзгәрәчәк, әмма кыска вакытка гына. Бу турыда ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фаразда хәбәр ителә.
Иртәгә, 24 сентябрьдә, республикага көньяк циклон йогынты ясавын дәвам итәчәк. Күпчелек районнарда төнлә, көндез урыны белән яңгыр ява. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшүе мөмкин. Төнлә һава температурасы 0...+5 градуска кадәр, ә көндез +4...+9 градус була.
Антициклон Татарстанга тыныч, коры һава торышы китерә, ул шимбә, 25 октябрьдә һәм якшәмбе, 26 октябрьдә дәвам итәчәк. Көннең икенче яртысында һәм 26 октябрьдә кич республиканың көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашачак, аның килүе кыска вакытлы яңгырдан билгеле булачак.
Төнлә аязган вакытта ял көннәрендә +3... -2 градуска кадәр салкын көтелә, ә урыны белән 26 октябрьдә көнчыгышта һава температурасы – 5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +5...+11 градуска кадәр җылы була.
Чыганак: https://tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев