Янгынга каршы махсус режим бара
Язгы-җәйге сезонга бәйле рәвештә, республика территориясендә коры үлән яну белән бәйле янгыннар саны да арта.
Шунлыктан, республикада янгынга каршы махсус режим кертелде.Әлеге режим вакытында учаклар, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүп-чар яндыру катгый тыела!
Шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә һәм урманнар белән чиктәш булган торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.
Хокук бозучыларга 20 мең сумга кадәр штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев