Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Яшәгән җиребез матур булсын!

5 май көнне Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасында, Үзәк урта мәктәбе биләмәсендә һәм авыл мәчетеннән ерак булмаган мәйданда агач утырту өмәләре үткәрелде. Чараларда Татарстан Республикасы Биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының “Ашыт” тыюлыгы белгечләре Гөлнара Габдрахманова белән Рәшит Әхмәтҗанов һәм районара инспектор Эмиль Гаязов та катнашты.

Табигать сакчылары катнашындагы узган елгы өмәләр Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелсә, быелгылары исә Бөек Җиңүнең 81 еллыгы, санитар - экологик ике айлык  һәм Бөтенроссия “Хәтер бакчасы” акцияcе кысаларында 2026 ел - Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан үткәрелде. 

Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар экологлар алып килгән нарат, чыршы һәм юкә агачлары үсентеләрен бакча биләмәсенә әти-әниләре, тәрбиячеләр белән бергә утыртса, Үзәк урта мәктәбендә үткәрелгән өмәдә исә 4 сыйныф укучылары аеруча активлык күрсәткән. Караширмәдә узган чарада авыл клубы каршында эшләп килүче “Миләшкәй” фольклор ансамбле (җитәкчесе - клуб мөдире Әкълимә Мәһдиева) егет-кызлары, авылның өлкән буын кешеләре белән бергә Караширмә башлангыч мәктәбе, Үзәк урта мәктәбенә йөреп укучылар зур тырышлык куйды. Караширмәдә узган өмәдә Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтуллин да катнашты.

Азактан, табигать сакчылары өмәләрдә катнашкан һәммә кешегә рәхмәт белдерделәр. Бу көнне өмәләр барышында җәмгысе 200 дән артык агач үсентесе утыртылды. Хәзер аларны даими карап, тәрбияләп, су сибеп үстерү шарт.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев