Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Яшел ут» республика конкурсының район этабына йомгак ясалды

Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы базасында балалар юл- транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Яшел ут» республика конкурсының район этабына йомгак ясалды.

Катнашучылар ике өлештән торган сынау уздылар. Беренче этапта педагоглар балалар белән ачык шөгыль үткәрде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү ысулларын күрсәттеләр. Икенче өлештә барлык катнашучылар да балалар, ата-аналар һәм җәмгыять белән юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим иттеләр.

Профессиональ ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - Теләченең 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хафизова А.Р.
2 урын - Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Кәримуллина Г.С.
3 урын — Теләче 1 нче балалар бакчасыннан Насибуллина Л.Ш. һәм Теләче 2 нче балалар бакчасыннан Гайбадуллина М.Ф.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев