«Яшик әле, Теләче» дип исемләнгән китап тәкьдим итү кичәсе булды
Бүген Теләче урта мәктәбендә «Яшик әле, Теләче» дип исемләнгән китап тәкьдим итү кичәсе булып узды.
Район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашкан чарага районыбызның хөрмәтле җитәкчеләре, укытучылар һәм укучылар, гомумән район халкы килгән иде.
Гаять бай эчтәлекле, күп санлы фотосүрәтләр, архив материаллары белән баетылган әлеге китап 34 ел тарихы булган Теләче районының ерак үткәненнән бүгенгегә кадәр кеше язмышлары, район оешмалары эшчәнлеге белән таныштыра. Минечә, районыбыз халкы өчен, башкалары кебек үк, әлеге китап та бәяләп бетергесез зур хезмәт, олы бүләк. Тарихны барлап, түкми- чәчми җыеп, әлеге хезмәтне башкаруда үзенең көчен, белемен, вакытын кызганмый тырышучы китап авторы Нурания апа Гильметдиновага һәм китап чыгуда үзләреннән зур өлеш керткән райондашларыбызга да ихлас күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Әлеге китапның нәкь менә бүген – районыбызның административ берәмлек буларак кабат торгызылуына утыз дүрт ел булган көнне тәкьдим ителүе дә зур куаныч.
Әлеге чара хакында тулырак район газетасының алдагы саныннан укый аласыз.
Илнур Валиуллин һәм Зөлфия Ибраһимова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев