Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Иҗаты дәвамлы булсын

Бүген Урта Мишә авылы клубында районыбызның танылган шагыйрәсе, «Теләче» газетасының актив хәбәрчесе Дамира Миңнебаеваның «Язсын иде туган җирләремдә үткәрергә гомер көзләрем» дип исемләнгән иҗат кичәсе булып үтте.

Райондашларыбыз аны Олы Мишә авылы балалар бакчасы мөдире буларак та белә. Дамира ханымның гомер бәйрәме уңаеннан үткәрелгән чарада авылдашлары, хезмәттәшләре, укучылары һәм сабакташлары катнашты. 

Юбилярның шигырьләре, җырлары белән үрелеп барган кичәдә муниципаль райое башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, муниципаль район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Яруллин, Баландыш авылы җирлеге башлыгы Рөстәм мөхәммәтшин катнашты һәм чыгыш ясады. 

Берничә шигырьләр китабы, йөзләгән мәкаләләр авторы Дамира ханымның иҗат кичәсе турында тулырак «Теләче» газетасыннан укый аласыз. 

Фәнил Гаязов.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев