Игенчеләребез «экватор сызыгы»нда
Бүген районда 23076 гектар мәйданда игелгән игеннәрнең яртысы, 11552 гектардагысы суктырып алынды.
Тулаем икмәк җыены 44976 тонна тәшкил итә. Һәр гектардан җыеп алынган иген уңышының уртача чыгышы 38,9 центнер. Иң күп уңыш – «Алан» акционерлык җәмгыятендә. Әлегә биредә бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 46,8 ц уңыш җыеп алганнар. Шунсы игьтибарга лаек, әлеге хуҗалыкның игенче- механизаторлары да бүген «экватор сызыгы»на җитте.

Уңыш муллыгы буенча икенче позициядә «Август – Теләче» ширкәте игенчеләре. Биредә һәр гектардан җыеп алынган уртача уңыш күләме 46,1 ц тәшкил итә. Өченче урында – «М.Х. Низамов» крестьян- фермер хуҗалыгы игенче – механизаторлары. Баландышлылар быелгы уракның 73% ын төгәлләде инде. («Август-Теләче» ширкәтендә бу күрсәткеч – 62%)

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан 16 августка алынган мәгьлүматлар буенча районда арыш урагы тәмам. Борчак мәйданнарының 80%ы суктырып, җыеп алынган. Җыеп алынасы көзге бодай культурасы да санаулы гектарларда гына калган. Арпа мәйданнарының 45%ы суктырылган. Һәр гектардане җыеп алынган арпа уңышы 34 ц тәшкил итә.

Дүшәмбе, ягьни 18 август көнн, районыбыз хуҗалыклары көзге чәчүгә керешәчәк. Игенче -механизаторларыбыз алдында 7400 гектар мәйданда көзге чәчү эшләре башкарып чыгу бурычы тора. Шуның 1700 гектары – арыш, 5700 гектары көзге бодай культурасына туры килә.

Районыбыз кырларында урак белән бергә, мөһим агрочара – төп эшкәртү эшләре дә бара. Әлегә район буенча планга карата эшнең үтәлеше – 14%. «Алан» акционерлык җәмгыятендә бу күрсәткеч 30%.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев