Игеннәр тәрбия сорый
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 19 майга алынган мәгълүматларга караганда, районыбызда язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә.
Бүген планда каралган барлык мәйданннарның 76%ы чәчелгән. Мисал өчен, хәзер борчак, вика культураларның соңгы гектарлары чәчелә. Җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә язгы кыр эшләренең 98%ы тәмам. Шулай ук “Низамов М.Х,” крестьян - фермер хуҗалыгында, “Алан” акционерлык җәмгыятендә, җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтендә дә чәчү темпы югары.

Бүген муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче”, “Шәрәфиев Р.З,” шәхси хуҗалыгы һәм җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте кырларында булып, язгы кыр эшләренең һәм игеннәрне тәрбияләү кебек агрочараларның барышы белән танышты. Табигатьтә аномаль һава торышы саклану сәбәпле, йөреш вакытында район җитәкчелеге тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм белгечләренә, мөмкин кадәр күбрәк дым саклау өчен чәчүлек мәйданнарын авыр катоклар белән катоклау, тишелеп чыккач, тырмалау бурычы куелды. Шулай ук йөреш вакытында кичекмәстән чүпкә, корткыч бөҗәкләргә һәм авыруларга каршы көрәш һәм яфрактан тукландыру чараларын башлау зарурлыгы турында да әйтелде.. Әлеге нисбәттән, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтендә, “Алан” акционерлык җәмгыятендә нәтиҗәле эшлиләр. Шулай ук йөреш вакытында басу юлларын тәртиптә тотуга, басуларның торышына да зур игътибар бирелде. Басу юлларының төрлесе - тигезләре дә, үтә алмастай чокыр - чакырлылары, кантарлылары да бар.

Азактан, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” механизаторы Ирек Кәримуллинга акчалата кызыксындыру премиясенең сертификатын тапшырды. Акчалата премия иясенә Теләче Сабантуенда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү тантанасында биреләчәк. Бүген Ирек көнбагыш культурасы игә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев