Июль аена халык сынамышлары
Июль эссе булса - декабрь ае суык булыр.
*Әгәр июль иртәсендә томан суга таралса, яхшы һава торышы көт.
*Салават күпере кызарып, төньяктан көньякка таба сузылса - хәвеф билгесе.
*Әгәр иртән чык булмаса, кичкә яңгыр явачак.
*Июль иртәсендә җылы яңгыр явып китсә, көндез һава торышы яхшы булыр.
*Әгәр июльдә билчән күп икән - суык кыш көтегез. Кузгалак күп булса, кыш җылы килер.
*Үрмәкүч оясыннан чыгып, яңа ятьмә үрә икән, яхшы һава торышына.
*Карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар - яңгырга.
*Каргалар күктә очып уйнасалар - хәвефкә ишарә.
13 июль - Күке кычкыруын дәвам итсә, җәй матур һәм озак килә, кар соң төшә. Бу көннән соң күке тавышы тынса, кыш иртә килер.
15 июльдә агачларда сары яфраклар күренсә, иртә көз һәм кышка. Суда сазан уйнаса, җәйнең икенче яртысы матур килер.
23 июль - әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән - иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
30 июль - көз июльнең соңгы һәм августның беренче көне кебек булыр. Бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.
31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев