Илгизәр Зарипов: «Коры һава урнашканда, урман-күл буйларында учак ягу тыела»
Республикада 18 апрельдә “Татарстанның чиста урманнары” дип исемләнгән традицион табигатьне саклау акциясе башланып китте.
Әлеге акция быел да ике этапта: 18 апрельдән - 18 июньгә һәм 12 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәрге аралыкта оештырыла. Июнь ае буе тоташ яуган яңгырлар туктады. Алга таба эссе, коры һава сакланачак - дип хәбәр итә синоптиклар.
- Республикада урманнар күп дип тынычланырга ярамый. Урманнарны арттырырга һәм сакларга кирәк! - дип белдергән иде 4 февраль көнне муниципаль район Советының зур утырышлар залында узган урман янгыннары, аларны кисәтү, булдырмау һәм янгыннарга каршы көрәш чараларына багышланган зур сөйләшү вакытында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Илгизәр Зарипов.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәсәң, гражданнарга - 3 мең, вазифаи затларга - 20, юридик затларга - 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Кагыйдә бозу урман янгыны чыгуга китерсә һәм зур зыян салса, җинаять эше кузгатылырга мөмкин.
- Коры һава урнашканда, урман-күл буйларында учак ягу тыела. Дачаларда, авыллардагы йорт биләмәләрендә, урман буйларында махсус ясалган мәйданчыкларда шашлык кыздырырга ярый. Әгәр дә инде нык коры һава торышы урнашу сәбәпле, янгыннарга каршы катгый режим игълан ителсә, учак ягу тыела, - дип белдергән иде киңәшмәдә Илгизәр Зарипов.
Янгыннарга каршы катгый режим чорында кагыйдә бозсаң, гражданнарга 4 меңнән - 5 мең сумга, вазифаи затларга - 20 мең сумнан - 40 мең сумга, ә юридик затларга - 300 мең сумнан - 500 мең сумга кадәр штраф салына.
Урманчылар әйтүенчә, район биләмәсендә табигый янгын куркынычының урта сыйныфы өчкә тигез. Шуңа күрә урманнарны көчәйтелгән режимда саклау таләп ителә. Әлеге вәзгыять янгынга каршы көрәш чаралары белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Яшь ылыслы агачлар урнашкан, тирән чокырлар белән кисешкән урыннарда янгын чыгу ихтималы аеруча зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев