Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Илнур Каримуллин: «15 июльдән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча чаралар узачак»

Каршы як полосага чыгу белән бәйле административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау максатларында агымдагы елның 15 июленнән 28 июленә кадәр «Каршы як полоса» профилактик чарасы узачак. Бу хакта тулырак район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Хәлим улы Каримуллин аңлатты.

- 2026 елның 6 аенда оператив мәгълүматлар буенча каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле 98 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 49 кеше һәлак булган һәм 156 кеше яраланган. Әлеге сәбәп буенча һәлак булучылар өлеше юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның гомуми санының 35,0% ын тәшкил итә. 

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, узып китүне башлаганчы, машина йөртүче үзе барырга җыенган хәрәкәт полосасының узып китү өчен җитәрлек ераклыкта буш булуына һәм узып китү процессында ул башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәрәкәт һәм комачаулык тудырмаячагына ышанырга тиеш. Ә «узып китү тыела» юл билгесе гамәлдә булган зонада тоташ билгеләү линиясе булганда, шулай ук азакта күтәрелү, куркыныч борылышларда һәм күз күреме чикләнгән башка участокларда — узып китү тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә җиде мең биш йөз сум күләмендә административ штраф салына яисә транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм ителә, кабат административ хокук бозган очракта, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер елга мәхрүм ителүгә китерә, моннан тыш, әлеге гамәл өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән зат тарафыннан хокук бозу кылынганда, йә шушы гамәлне кылган өчен хөкем ителгән зат тарафыннан, өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев