Илнур Каримуллин: «Караңгыда яктылык кайтаручы элементлар кулланыгыз»
Район яңалыклары

Илнур Каримуллин: «Караңгыда яктылык кайтаручы элементлар кулланыгыз»

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау максатларында агымдагы елның 28 сентябреннән 6 октябренә кадәр Татарстан Республикасында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм аларның җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар үткәреләчәк.

 – Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кайтара торган элементларның җәяүлеләр хәрәкәтендә, җәяүлеләр белән юлның шушы урында каралмаган яки светофорның сигналын тыя торган урыннарына күчүенә бәйле хокук бозуларны туктату буенча максатчан эш алып барачак. Моннан тыш, җәяүлеләр инфраструктурасы объектларын (җәяүле кичүләре, тротуарлар, җәмәгать транспорты тукталышларын) тоту кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту көчәйтеләчәк. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратында, юлны җәяүлеләр кичүләре буенча гына, ә юл чатында тротуар яки юл кырые буенча гына кичәргә кирәклеген истә тотарга тиеш. Транспорт чарасын йөртүченең хәрәкәткә өстенлек бирүенә инангач кына юл аша чыгарга рөхсәт ителә, – дип хәбәр итте районың ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Каримуллин.  

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының  Дәүләт автоинспекциясе 
юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра!  

Фото:Наилә Бәдриева.

 


Нет комментариев