Иранның Казандагы яңа генераль консулы билгеле
В республике

Иранның Казандагы яңа генераль консулы билгеле

Иранның Казандагы яңа генераль консулы Мөхәммәд Басраи беренче тапкыр ТР башкаласына очып килде. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасы кунагы булды, дип хәбәр итә «БИЗНЕС Online» корреспонденты.

Казандагы генераль консул итеп билгеләнгәнче, Басраи Иран тышкы эшләр министрлыгының финанс мәсьәләләре буенча казначы һәм генераль директор вазифаларын биләгән. Ачык кулланылышта башка белешмәләр юк. Яңа генконсулның Казанга килүе турында рәсми мәгълүмат әлегә бастырылмаган. Иранның дипломатик вәкиллегендә хәбәр итүләренчә, рәсми хәбәр Басраи Татарстан Рәисе белән очрашканнан соң көтелә. Ул якын арада булырга мөмкин.


Нет комментариев