Әлеге фотоны безгә Югары Мәтәскә авылыннан Гөлфинә Халикова юллады.
~ Һәр ел саен җыярга тырышабыз. Быел җиләк күп, бик эре. Урынын белеп жыярга кирәк инде каен җиләген, бөтен җирдә дә үсми ул. Үзебез өчен дә, күчтәнәчкә дә җыябыз. Быел 5 тапкыр бардык, 12 шәр литр булды, эре булгач бик тиз тула чиләкләр. Җир җиләген дә өлгергәнен көтәбез, анысын да булдыра алганча җыярга иде , Аллаһ боерса, - диде ул.
#иңкүпҗиләкҗыючы#теләчеинформ
Нет комментариев