Иң күп норма-смена эш башкаралар
Бу көннәрдә районыбыз кырларында тракторлар гөрелесе тынмый. Тулы куәткә язгы кыр эшләре бара.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән 13 майга алынган ярыш экранына караганда, түбәндәге игенче - механизаторлар югары күрсәткечләргә ирешеп эшлиләр. Алар: Ринад Галимҗанов, Таһир Баһавиев, Илназ Габделхаков (җаваплылыгы чикләнгән “АгроЛак” ширкәтеннән), Рамил Кәримов, Генадий Назаров, Рәшит Хәбиров, Дмитрий Варламов (“Алан” акционерлык җәмгыятеннән), Айнур Гайнетдинов (җаваплылыгы чикләнгән “Игенче ширкәтеннән), Ришат Хәкимов, Ильфир Салихов, Диләрис Мөбәрәкҗанов һәм Ринат Афзалов (җаваплылыгы чикләнгән “Чулпан” ширкәтеннән), Әнәс Гайнетдинов белән Илнур Шәриповлар (“Низамов М..Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев