Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Иң куркыныч маневр - юлда барган транспортны узам дип, каршы як полосага чыгу

Республикабыз кар-буранлы, көчле җилле, зәмһәрир салкынлы ял көннәреннән чыгып өлгермәде, синоптиклар, безгә кабат тотрыксыз һава торышын фаразлады. Алдагы җилле, салкын көннәрне, җепшек кар алыштырды.

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, барлык райондашларыбызны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме, кышкы каникул көннәре белән ихлас котлап һәм хәерле юллар теләп, начар һава шартларында, әйтик, тоташ салкыннар, кышкы бураннар вакытында автомобиль белән идарә иткәндә куркынычсыз тизлек сайларга кирәклеген искәртә. Бу томанлы яки буранлы, яңгырлы һәм җепшек карлы көннәрдә аеруча актуаль.

Гадәттә, Яңа ел бәйрәме, кышкы каникул көннәре күз ачкыссыз бураннарга да, аңа алмашка килүче зәмһәрир салкыннарга бай була.

- Иң куркыныч маневр - юлда барган транспортны узам дип, каршы як полосага чыгу, - ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин. - Бигрәк тә алдагы машина артыннан кар бөртекләре буранлап барганда.

Шуңа да ЮХИДИның район бүлеге хезмәткәрләре  катлаулы һава торышы шартларында машина йөртүчеләрдән максималь рөхсәт ителгән тизлек белән түгел, ә килеп туган шартларда куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлекне сайларга, буранлы көннәрдә юлга чыкмыйча, өйдә калырга киңәш итә. Җәяүлеләр кичүенең нәкъ менә җәяүлеләр өчен ясалганыннан, юлны аркылы шуннан гына чыгарга кирәклеген дә истән чыгармыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев