Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Җинаять җаваплылыгы яный

Бөгелмә районы полиция хезмәткәрләре киндер үскән урынны ачыклап юк иткән. Бу якынча ике йөз төп үсемлек дигән сүз. Әлегедәй тикшеренүләрне алар “Мәк - 2026” дип аталган операциянең беренче этабы вакытында уздырганнар. Ул 8 башланып, 17 июльгә кадәр дәвам итте.

Операциянең максаты -  наркотик матдәләрнең  законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны һәм  җинаятьләрне кисәтү, ачыклау, шулай ук әфьюнле үләннәр ( мәк, киндер) үскән урыннарны да юк  итү чараларын күрү.   Тыелган үлән үстерүләре турында белсәгез, күрсәгез: 8 (843) 291 - 20 - 02; 2 - 00 - 02 телефон номерларына шалтыратуыгыз сорала.

Хокук сакчылары кисәтә: составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үстергән өчен җинаять җаваплылыгы яный. Моның  өчен  300 мең сумга кадәр штраф яки  хезмәт белән төзәтү эшләре яисә сигез елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 2.28 маддәсе нигезендә наркотик, психотроп матдәләр яки аларның аналоглары булган үсемлекләрне законсыз рәвештә сатып алган, саклаган, ташыган, әзерләгән өчен өч елдан унбиш елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Исегезгә төшерәбез, операциянең икенче этабы 8 августта башланып, 14 августка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев