Җиңү безнең якта булыр
Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендәге делегация якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан кабат Украинада хәрби махсус булган якташларыбызга гуманитар ярдәм илтеп кайтты.
Районыбызда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы әнә шундый тирән мәгънәгә ия булган, ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган зур чара белән төгәлләнде.
Ерак юлга кузгаласы көнне Теләче мәдәният йортында урнашкан штабка җыелган гуманитар ярдәмне күпсанлы йөк машиналарына төяр өчен бик күп кеше килде. Тупланган ярдәмне райондашларыбыз бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр (12 сәгать!) төяделәр. Халыкның шулай бердәм булып, гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнашуы, аннан ерак, җаваплы сәфәргә кузгалучыларны хәерле юл теләп озатып калуы бары тик мактауга лаек гамәл, күренеш.
Махсус хәрби операция зонасына гуманиар ярдәм җыеласы билгеле булуга, районның бөтен халкы – олысы – кечесе, оешма – предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, сәүдә нокталары, шәхси эшмәкәрләр, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр пенсионерлар һәм ветераннар оешмалары барысы көнне төнгә ялгап эшләде. Аеруча район мәдәният йортында урнашкан штабта ирекле хезмәт куючы волонтер кызларыбыз – үзенең дә улы махсус хәрби операциядә булган төркем җитәкчесе Әлфия Әхмәтҗанова, Валентина Вәлиуллина, Дания Шәйхетдинова, Рәмзия Шәймәрдәнова, Рәфилә Нәбиуллина һәм Алинә Гайнетдиновалар, Теләче урта мәктәбе укытучылары Елена Нуртдинова, Ләйлә Хамидуллина җитәкчелегендә хатлар язган, окоп шәмнәре ясаган укучылар зур тырышлык куйдылар. Әлфия ханым Әхмәтҗанова - Караширмә авылы клубы мөдире Әкълимә Мәһдиева, Күкчә авылы клубы мөдире Рәйхана Антонова, Алан авылы мәдәният йорты директоры Гүзәлия Җамалиева, Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе Зәнфирә Хуҗиәхмәтова, Олы Мишә авылы китапханәчесе Рузалия Газизова, Шәтке авылында яшәүче Гөлгенә Мөхәммәтхановаларның авыл халкы белән актив эшләүләрен, район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре китапханәчеләренең маскировка сеткалары үрүдән, волонтер кызларга ярдәм итүдән тыш, даими акчалата ярдәм итүләрен, Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләренең маскировка сеткаларын оста һәм тиз үрүләрен билгеләп үтте. Хәзер маскировка үрү станоклары Теләче урта мәктәбе белән Теләче авылының 1 номерлы балалар бакчасы бинасына да куелган. Теләге булган һәр кеше әле дә бу участокларга, район мәдәният йорты фойесына килеп Җиңүгә үзеннән лаеклы өлеш кертә ала.
Делегация составында узган гасырның сиксәненче елларында Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән интернациональ – сугышчы, запастагы офицер, ДОСААФ ның район бүлеген җитәкләүче Рәис Нуртдинов та бар иде. Әлеге нисбаттән аның фикерләре дә газета укучыларына кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
- Беренче генә баруым түгел. Тәүгесен республика ДОСААФы делегациясе составында барган идем. Ул чакта да егетләргә “УАЗ” (буханка) автомобильләре илткән идек. Бу юлы исә без Айрат Гыйлван улы, Илдар Рамил улы белән алданрак киттек. Юлга киткән вакытны да санасак, без анда алты көн булдык. Луганск шәһәрендә урнашкан 12 төрле белгечлек бирүче авыл хуҗалыгы университетында ректорат белән очрашулар күңелдә матур тәэсирләр, җылы хисләр калдырды. Биредә берара укытулар алып барылмаган. Шөкер, инде уку йорты Россия законнары буенча тулы куәтенә эшли башлаган. Биредә гуманитар ярдәм төягән колоннаны каршы алып, Дебальцово дигән торак пунктка киттек. Гуманитар ярдәмнең бер өлешен егетләр алгы сызыктан үзләре чыгып – чыгып алсалар, икенче өлешен үзебез кертеп чыктык. Егетләр белән очрашу күңелне нечкәртте. Очрашу шатлыгыннан күзгә яшьләр килде. Тизрәк илдә – көндә тынычлык урнашып, аларның безнең арага өйләнеп кайтуларын телим.
Әлбәттә, гуманитар ярдәм туплау, аны түкми-чәчми илтеп бирү эшләренең башында Теләче авылында яшәүче шәхси эшмәкәр, батыр йөрәкле, курку белмәс һәм тәвәккәл, булдыклы, алдан күрүчән ир –егет Фәнил Әхмәтвәлиев тора. Бу эш – гамәлне башлап җибәрүчеләрнең дә берсе ул. Уенын – чыны бергә кушып, күпләр аны бу игелекле эшнең “мозговой центр”ы ди. Бу дөрестән дә шулай. Гуманитар ярдәмнең һәрберсен, ут – күршеләребез сабалылар белән берлектә, машиналарга тәртипләп төятә (үзе дә төйи) һәм тиешле адресатка алып барып җиткерә. Һәрнәрсә исәптә, аның башында булыр.Уллары, якыннары Украинада махсус хәрби операциядә булган йөзләгән әти-әни, меңләгән райондашыбыз аңа бу игелекле эшләре өчен чиксез рәхмәтен җиткерә.
Бу юлы фронтның алгы сызыгында булган егетләребез өчен, яңадан торгызылучы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә төзелеш материаллары аеруча күп җибәрелгән. Шулай ук Әлфия ханым Алан, Максабаш, Баландыш авылы ханымнарының бик күп күләмдә чәк – чәк, “Кырмыска оясы” торты пешереп, ә шәхси эшмәкәрләр Нияз Һадиуллин (187 килограмм) белән Илдар Фазылҗановның (182 килограмм) пилмән очен бик күп күләмдә ит, тышлык өчен камыр, Мәтәскә төбәге халкының алты мең пилмән ясап тапшыруларын яратып, сөенеп сөйләде. Әлеге волонтер кызлар алгы сызыкка 400 килограмм пилмән ясап озаткан. Алай гына түгел, алар төп эшләреннән бушаган арада коры ашлар, үлән чәйләре, коры душлар әзерлиләр, өйләрендәге киптерү җайланмаларында яшелчә, җиләк-җимеш киптерәләр, как ясыйлар, тупланган ярдәмнең һәркайсын бөртекләп, тәртипләп әрҗәләргә тутыралар. Өстәвенә, 126 савыт чәк – чәк ясаган Максабаш авылы халкы икмәк тә киптереп китереп бирә икән. Калган авылларда яшәүче хатын-кызларыбыз йорт токмачы кисә икән. Бу эштә Иске Җөри, Баландыш авыллары хатын - кызлары активлык күрсәтә. Лесной авылы мәчете волонтер кызларыбызны маскировка сеткасы үрү, мендәрләр ясау өчен бик тә кирәк булган ике рулон тукыма белән тәэмин иткән. Мендәр дигәннән, волонтер кызлар якташларыбызга 80 мендәр әзерләп куйган.
Бу район халкының махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга, азат ителгән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә беренче тапкыр гына ярдәм итүе түгел. Курыкмыйча, 23 тапкыр дияргә мөмкин. Әлфия ханым әйтүенчә. аның беренчесе, ут күршеләребез Саба, Балык Бистәсе районнары волонтерлары тарафыннан тупланып, 2022 елның 26 декабрендә җибәрелгән булган.
- Шөкер, райондашларыбызның күпчелеге гуманитар ярдәм җыю эшен кулга – кул тотынып, бер – берсенә ярдәмләшеп, барысын да күңеле кушканча башкара. Соңгысында аеруча нык тырыштылар, олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел булганнары өчен рәхмәт барысына да! Тупланган ярдәмне төяп бетерергә кирәк иде. Әмма борчылуыбыз юкка булган. Төркемгә бер язу җитте, машиналарны төяргә өлкәннәр дә, яшьләр дә, хәтта балалар да килде. Күпчелеге гел килә торган кешеләр. Караңгыда да туктамадылар, эш бетмичә таралмадылар, – диде ул.
Бу юлы якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм төялгән ике “КамАЗ” (берсе прицеп белән), бер фура, суыткычлы “Газель” автомобиле җибәрелде. Боларга өч “Нива”, ике “УАЗ” автомобильләрен, бер квадроцикл һәм өч мотоциклны да өстәргә кирәк. Соңгыларын, Казанда яшәүче якташыбыз, шәхси эшмәкәр Фирдүс Зарипов белән җирле эшмәкәр, “Хәкимова” шәхси предприятиесен гамәлгә куючы Хәмит Хәкимов сатып алып биргән, мотоцикл сатып алырга ярдәм иткән иганәченең өченчесе исә артык тыйнаклык күрсәтеп үзен белгертергә теләмәгән. Бу юлы гуманитар ярдәм туплауда Казан технологияләр һәм дизайн көллияте хезмәт коллективы, студентлар районыбызның “Якташлар җәмгыяте” дә (җитәкчесе - Алан авылы тумасы Фәрит Даутов) аеруча активлык күрсәткән, алар егетләребезне сорау зур булган электр җылыткычы, генератор, дрель, шөреп бору җайланмасы ише товарлар, медикаментлар һәм прәннек ( 82 килограмм), чәчк – чәк (130 килограмм) кебек татлы ризыклар белән тәэмин иткәннәр. Чираттагы сәфәр уңаеннан муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин түбәндәгеләрне җиткерде:
- Чираттагы гуманитар ярдәмне җыяр алдыннан без авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, волонтерлар – барыбыз бергә җыелып, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, Ватанны саклаучылар елын ничек төгәлләү, егетләребезгә мөмкин кадәр күбрәк игътибар күрсәтү, туган як җылысын бирү, мөмкин кадәр күбрәк Яңа ел күчтәнәчләре һәм кирәк – яраклар алып бару турында сөйләштек. Шунысы сөенечле, бу юлы да уй ниятләребез районкүләм зур хәрәкәткә әверелде. Гуманитар ярдәм туплауда өлеше кергән һәр кешегә зур рәхмәтемне җиткерәм. Әлбәттә, безнең моңа кадәр дә җибәрелгән ярдәмнәребез дә зур күләмдә иде. Әмма мондый активлыкның, хәрәкәтнең районыбызда булганы юк иде. Бик күп гуманитар ярдәм җыелып, тиешле адресатларына илтеп бирелде. Матди ярдәмнән бигрәк, халыкның һәр авылда, һәр җирлектә, мәдәният йорты, китапханәләрдә маскировка өчен сеткалар үрүе, окоп шәмнәре ясаулары, мәктәп балаларының, укытучылар, әти-әниләр, шәхси предприятиеләр белән берләшеп төрле ризыклар әзерләве – болар барысы да бик кыйммәтле һәм бик кирәкле зш - гамәлләр. Ул безнең халкыбызның нинди дәрәҗәдә бердәм булуын, илгә вакытлыча авырлыклар килгәндә таш – кыя булып басуын күрсәтә. Әлбәттә, мондый бердәмлекне, рух ныклыгын берәү дә җиңә, сындыра алмый. Шуңа күрә Җиңү безнең якта булачак! Безне зур өметләр һәм ышаныч белән тулы күзләре, карашлары белән озатып калган егетләребезнең тизрәк исән – сау әйләнеп кайтуларын телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев