Йөрәк кушуы буенча
Гөлчәчәкнең балачагы даими күченеп йөрүләр белән бәйле. Арчада туган. Дөбьязда, Базарлы Матакта яшәп алганнар. Әтиләре Гомәр абый хокук саклау органнарында эшләү сәбәпле, аларның ишле гаиләсенә (биш бала - Саимә, Госман, Гөлчәчәк, Фәрит, Фәридә) гел күченеп йөрергә туры килә. 1979 елда Теләчегә килеп төпләнәләр. Һәм шунда яшәп калалар.
Урта мәктәпне дә Гөлчәчәк Теләчедә, көмеш медальгә тәмамлый. Балачактан классик язучыларның әсәрләрен укырга яраткан кызны укытучылар, шул исәптән, шул чактагы мәктәп директоры Бушмакин Евгений Петрович та һөнәрен укытучылык эше буенча сайлар дип уйлый. Әмма нык ялгышалар. Гөлчәчәкнең бала, яшүсмер күңеле медицина тармагын үз итә. Кечкенәдән ул табибә булу хыялы белән яши.
Әнә шул хыялын тормышка ашыру өчен ул Теләче участок хастаханәсендә санитарка булып эшләп торып, ике тапкыр Казан медицина институына укырга кереп карый. Ачы, Екатериновка авылларында яшәүчеләр бәхетенәдер, әмма конкурстан уза алмый. Икенче елдагы “провал”дан соң ул ике дә уйламый, документларын Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан фельдшер-акушерлар әзерләүче медицина училищесына илтеп тапшыра. Насыйбы шул булган, күрәсең. Гөлчәчәк яшел шәһәрне, аның ягымлы халкын, студент елларын, анда бергә белем алган сабакташ кызларын, белем биргән укытучыларын әле дә сагына, яратып искә ала. Аны уңышлы тәмамлап, үзе үскән Саба районына эшкә кайта. Аны Югары Кибәхуҗа авылы фельдшерлык-акушерлык пунктына эшкә җибәрәләр. Дүшәмбе эшкә җәяү барып, шимбә-ял көннәрендә җәяү кайтканын әле дә хәтерли Гөлчәчәк. Өч айдан соң аны Теләчегә күпкә якынрак булган Ачы авылына фельдшер-акушер итеп билгелиләр. Бу участок Екатериновка авылын да колачлый. Һәм декрет ялларын исәпкә алмаганда, бүгенгәчә ул әлеге төбәк халкына игелекле хезмәт итә. Хәзер бу төбәк халкын Гөлчәчәктән, Гөлчәчәкне алардан аерып алып булмый. Алар шулкадәр бер-берсенә ияләшкән ки, әлеге тәңгәллекне берберсеннән аерып карап булмый. Бу аның бәхетедер.
- Аңлашып эшләүдән дә кадерлесе юктыр. Эшемне бик яратып башкарам. Мин аларга, алар миңа ышана дигәндәй... Машинабыз булмаган елларда гел җәяү йөрдем. Хәзер исә ирем Илнур китереп куя, килеп ала. Аннары, бу юлда “попутка” да бетми. Мине җирлектә халыкның кимүе борчый. Мисал өчен, бүген Ачыда 188 кеше яши. 2015 елда бу күрсәткеч 247 булган. Екатериновкада яшәүчеләр саны элек 60 тан артык иде. Хәзер нибары 30 гына. Пунктта беренче ярдәм күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Республика программасы нигезендә салынган авыл клубы белән өйдәшлек итсәк тә, бүлмәбез якты, җылы һәм чиста. Хезмәт шартлары да, хаклары да шөкер итәрлек. Иң мөһиме - барыбыз да сәламәт булыйк, илдәкөндә тынычлык урнашсын иде, - дип таныштырды ул хезмәтенең үзенчәлекләре турында.
Бер хезмәтендә генә түгел, гаиләсендә дә үрнәк Гөлчәчәк ханым. Теләчедә финанс тармагында хезмәт куючы тормыш иптәше Илнур белән Караширмә авылында яшәп, дус-тату гаиләдә бер кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары - Нәргизә гаиләсе белән Казанда яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләсә, уллары - Булат Казан дәүләт фәнни-тикшерү техник университетын тәмамлаган, бүген Казан Компрессорлар заводында хезмәт куя. Гөлчәчәк әле дә буш вакытларында китаплар укырга ярата. Болардан тыш, ул Караширмә авылы клубы каршында клуб мөдире булып эшләүче Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә эшләп килүче “Миләшкәй” фольклор ансамбленең актив әгъзасы да. Бу ансамбль үзе бер дөнья. Аның актив әгъзасы булу күп нәрсәләр турында сөйли. Алар бииләр дә, җырлыйлар да, өмәләр дә, хәйрия акцияләре дә үткәрәләр. Гастрольләрдән дә кайтып кермиләр. Берсеннән кайталар, икенчесенә чыгып китәләр. Дөрес, эш кешесе булган Гөлчәчәккә монысы бик үк кагылып бетми. Хезмәт урыны, кешеләр сәламәтлеге, илкөн бөтенлеге беренче чиратта. Башкача була да алмый. Бөек рус язучысы Антон Чеховның “Кешедә барысы да матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, җаны да, уйлары да”, - дип әйтеп калдырган сүзләре бар. Язмам героем Гөлчәчәк образына бик тә килешеп тора әлеге канатлы сүзләр. Һәм шәфкать иясе Гөлчәчәк мисалында бу аеруча килешле яңгырый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев