Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Исереккә сәлам бирмә!

Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма! - диелә мәгълүм әйтемдә. Татарстан Республикасында юл һәлакәтләренең һәр сигезенчесе исерек машина йөртүчеләр аркасында килеп чыга. Быел автоинспекторлар руль артына аек булмаган килеш утырган 9 мең шоферны тоткарлаган, фаҗигалар булмый кала.

Бу аена бер меңләп кеше дигән сүз. Әмма 643 кеше кабат исерек килеш эләккән. Хокук бозучыларның керемнәре нинди булуга карамастан, машиналарын тартып алырга рөхсәт ителә. Быел республикада мең ярым кешенең машинасы конфискацияләнгән. 

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Салават Каюмов куркыныч статистика җиткерде: ун ай эчендә республика юлларында 275 кеше һәлак булган, 3258 кешенең сәламәтлегенә җитди зыян килгән, 33 кешенең гомере исерек машина йөртүчеләр аркасында өзелгән. Бу бер гаепсезгә өзелгән кеше гомерләре, җимерелгән язмышлар, кире кайтарып булмый торган югалтулар. Юл йөрү кагыйдәләрен аңлы рәвештә санга сукмау һәм шофёрлар җавапсызлыгы нәтиҗәсе. 

Юлларда сак булсак иде! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев