Иске Җөри авылы балалар бакчасында  бәйрәм чарасы узды
Район яңалыклары

Иске Җөри авылы балалар бакчасында бәйрәм чарасы узды

Гүзәл бәйрәм, Әниләр көне уңаеннан Иске Җөри авылы балалар бакчасында «Илгә-матурлык,җиргә-батырлыкны сез бирәсез,газиз әниләр!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәмебез бик үзенчәлекле рәвештә,татар халкыбызның милли уеннары,балаларның җыр -биюләре,шигырьләре белән үрелеп барды. Шулай ук әниләрне дөнья мәшәкатьләреннән арындыру  һәм иҗади яктан сынап карау ниятеннән "Милли бизәк-халкым күрке" дип исемләнгән мастер-класс та үткәрдек.

Әниләребез иҗат дәрьясында  илһамланып милли бизәкне куна- такталарына төшерделәр. Бер сулышта узып киткән әлеге күркәм бәйрәм, әниләребезнең дә балаларның да  хәтерләрендә озак еллар сакланыр әле.


Иске Җөри балалар бакчасы тәрбиячесе Каримуллина Г.С.


Нет комментариев