Юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар адым саен очрый
Юлда йөрү куркынысызлыгы буенча нинди генә агарту эшләре алып бармыйк, инспекторлар тарафыннан нинди генә профилактик чаралар үткәрелмәсен, юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар адым саен очрап тора.
Мисал өчен, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегеннән 22 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, май ае азагында һәм июнь башында үткәрелгән “Игътибар - балалар!” профилактик чарасы барышында тугыз балага “Тукта - синең тормышың куркыныч астында!” дип исемләнгән карточка төзелгән. Һәм һәр факт буенча бала белем ала торган мәктәпкә хәбәр җибәрелгән. Белем бирү учреждениесе администрациясе әлеге балалар һәм әти-әниләре белән профилактик эш алып барачак. Әлеге укучыларның күбесе велосипедта һәм самокатта тротуарда түгел, машиналар йөри торган юлда йөргән һәм инспектор абыйларының игътибарын җәлеп иткән. Шул ук профилактик чара барышында балаларын махсус утыргычка утыртып йөрмәгән алты ата-анага административ беркетмә төзелгән. Минемчә, биш мең сум штраф түләгәнче, шушы суммага бер дигән махсус утыргыч сатып алып, машинага беркетеп кую хәерлерәк.
Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләрендә каралганча, тиешле булса да, районыбыз юлларында саклык каешын эләктермичә йөрүчеләр дә бихисап икән. Мәсәлән, күптән түгел үткәрелгән “Саклык каешыңны эләктереп куй!” профилактик чарасы барган көннәрдә 42 машина йөртүчегә саклык каешларын эләктермәгәннәре өчен административ беркетмә төзелгән. Хәзер бу төр кагыйдә бозучыларны мең ярым сум күләмендә штраф көтә.
“Исереккә сәлам бирмә, ул бирсә дә син алма!” диелә халкыбыз әйтемендә. Исереклек гамәле һәм шуның аркасында юлларда үзен һәм башкаларны аяныч хәлләргә дучар итүче кешеләр турында моннан да яман итеп әйтеп булмыйдыр. Моңа исерек хәлдә транспорт белән идарә итү - җинаять дип өстисе генә кала. Әмма… Ни кызганыч, юл инспекторларына андыйлар әледән-әле очрап тора. Быелның биш аенда инспекторлар шул сәбәп белән 21 машина йөртүче тоткарлаганнар һәм административ беркетмә төзегәннәр. Узган ел бу күрсәткеч 17 генә булган. Билгеле инде, исерек хәлдә руль артына утыручыларны 45 мең сум штраф һәм билгеле бер вакытка транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү көтә. Каршы як полосага чыгучыларга да саллы штраф (җиде мең ярым сум) салачаклар һәм дүрт айдан алты айга кадәр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр. Бу гамәлне икенче тапкыр кабатлаучыларны бер елга кадәр машина йөртү хокуыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Унбиш әлеге төр кагыйдә бозучыны “Халык контроле” мобиль кушымтасы аша ачыклаганнар һәм аларга җәза бирү турында карар чыгарылган. Бүген “Халык контроле” мобиль кушымтасы 18 категория хокук бозулар буенча хәбәрләр кабул итә һәм шуларның алтысы буенча акчалата бүләк бирү каралган. “Халык контроле” мобиль кушымтасы безнең юлларда аварияләр санын киметүдә нәтиҗәле адым булып тора.
17 июнь көнне 8.00 сәгатьтә Теләче авылының Зур тау Башы урамында урнашкан тугызынчы йорт каршында электросамокат катнашында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Райондашыбыз идарә иткән электросамокат “Киа Рио” (Балтач районы кешесе идарә итүендә) автомобиле бәрелеште. Авария вакытында электросамокат йөртүче зыян күрде. Хәзер ул Казан шәһәренең 7 номерлы хастаханәсендә дәвалана. Әлеге һәлакәт буенча тикшерү эшләре алып барыла.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юлларда юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрү кирәклеге турында искәртә. Бу автомобиль йөртүчеләр, җәяүлеләр өчен дә уртак таләп. Сәламәтлегебез һәм гомеребез үзебезнең кулларда!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев