Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар сәбәпче
Район яңалыклары

Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар сәбәпче

Кешенең тормыш иминлеген саклау мәсьәләсе беренче автомобиль барлыкка килү белән үк туган. Әлеге проблеманы хәл итү өчен, беренче чиратта, иң нәни җәяүлеләребезне – балаларны вакытында һәм дөрес итеп әзерләү кирәк, чөнки, өйдән чыгуга, аларны җитди кыенлыклар, хәвеф-хәтәр һәм интенсив рәвештәге автомобиль хәрәкәте көтеп тора.

 Юл-транспорт һәлакәтләренең килеп чыгуына күп очракта балалар үзләре сәбәпче булалар. Моңа юл йөрү кагыйдәләренең элементар нигезләрен белмәү һәм өлкәннәр тарафыннан балаларның автомобиль юлында үз-үзләрен тотуга илтифатсыз карашы китерә. Балаларга бары тик тиешле тәрбия һәм белем биреп кенә хәвеф-хәтәрдән котылырга мөмкин. Аларны юлларда үз-үзләрен тотарга өйрәтергә һәм машина юлының уеннар өчен түгел, ә транспорт чаралары өчен генә билгеләнгән икәнлегенә инандырырга кирәк! 


Нет комментариев