Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ике бәйгегә йомгак ясалды

Кичә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча ике бәйгегә йомгак ясалды.

Җиңүчеләрне   ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. һәм «ТМР мәгариф бүлеге» мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Саетова А. Н бүләкләде. Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасыннан тәрбияче Сәетова Д. Р.-мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл хәрәкәтенең элементар кагыйдәләре белән таныштыру өчен Бизиборд» район дидактик эшләнмәләр конкурсында 1 урынны  һәм Шакировлар гаиләсе район социаль видеороликлар конкурсында - 2 нче урынны, Саттаровлар гаиләсе 3 нче урынны алдылар.

Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев