Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен дә хуҗалык елы 1нче гыйнвардан башлана
Узган якшәмбедә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Шунысы сөенечле, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалына караган (республикада шундый ун филиал бар - Ф.Н.) Теләче участогы хезмәткәрләре аны дәүләт тарафыннан җиткерелгән план - заданиеләрне үтәп каршылый.
Җәмгыятьнең Теләче участогы җитәкчесе Илнур Зиннур улы Ярмиев белдергәнчә, алар җәмгысе ике йөз егерме сигез чакрым юлга хезмәт күрсәтә. Шуның йөз дә сиксән тугыз чакрымы асфальт, илле алты чакрымы вак таш түшәлгән юл. Субаш белән Борчаклы Яз авылы арасындагы грунтлы юл да бар: ул ике чакрым да җиде йөз метр. Быел әлеге участоккада вак таш түшәү планлаштырыла.
Теләче участогы хезмәткәрләре өчен дә хуҗалык елы, елныңелында беренче гыйнвардан - юлларны кардан, боздан чистартып, тозлы ком сибеп, тәртиптә тотудан башлана. Иртә яздан исә алар юллардагы чокыр-чакырларны ямый, юл буенда шытып чыккан үләннәрне чаба, кыш дәвамында җыелган чүптән арындыра, тукталышларны буяп, тәртипкә китерә башлыйлар.
Юлчыларыбызның эшләре җиңелләрдән түгел. Быел кышның аеруча җылы килүен дә, ә июнь, июль һәм өлешчә август айларының тоташ яңгырлардан гына торуын да, әлегедәй табигать капризларының барысы да, җил яңгыры да, кар-бураны да юл төзүчеләргә, төзекләндерүчеләргә өстәмә мәшәкатьләр тудыруын да истән чыгармыйк. Мисал өчен, апрель аеннан башлап, Теләче участогы хезмәткәрләре тарафыннан чокыр-чакырлы юлларга ике мең тоннадан артык асфальт түшәлгән. Яңа юллар төзү, төзелеш эшләрен башлаганчы үзәнле урыннарга гофрлы торбалар салып калдыру да җитәкчелегендә уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге уңайдан, алар һәм Татарстан Республикасы Трансалар вазифасына керә. Мәсәлән, өлкән буын вәкиле, тәҗрибәле юл мастеры Фәнис Шәрипов җитәкчелегендәге бригада быел әнә шундый заманча сигез торба салып калдырды. Аның дүртесе быел иртә яздан төзелә башлаган, Арча ягыннан килгәндә Теләчене әйләнеп узучы яңа юлга салынса, дүртесе - шулай ук быел сүтелеп, яңадан җыярга керешелгән дүрт чакрым да ике йөз илле метр күләмендә эш башкарылып ( Әбде авылы янәшәсеннән - Саба районы чигеннән чыгып, 45 - 49 нчы чакрымнар - Ф.Н.), асфальт түшәлгән Мамадыш - Теләче юлына урнаштырылган. Биредә дә җир эшләрен Рафис Гусамов җитәкчелегендәге бригада егетләре алып барган.
Районыбыз, күрше-тирә районнар халкы өчен күптән көтелгән Теләчене әйләнеп узучы юлның (обход села Тюлячи) озынлыгы дүрт чакрым да җиде йөз кырык сигез метр тәшкил итә. Әлеге юл төзелеше районыбызның элеккеге башлыклары Илдус Зарипов, Нәҗип Хаҗипов һәм бүгенге башлыгы Айрат Фатхуллинның тырышлыгы белән дәүләт программасына кертелде һәм соңгысы җитәкчелегендә уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге уңайдан, алар һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов тарафыннан райондагы юллар төзелешенә һәм ремонтына зур игътибар бирелүен ассызыклап үтәргә кирәк. Быел М7 Волга һәм Олы Нырсы арасында юл мастеры Рафис Гусамов бригадасы тарафыннан бер чакрым да алты йөз метр арада грунт эшләре башкарылып, беренче кат асфальт түшәлгән. Хәзер юлның калган өлешендә җир эшләре бара. Шунысы игътибарга лаек, җир эшләре тәүге салкыннар башлангач та дәвам итәчәк. Мамадыш - Теләче, Теләчене әйләнеп узучы юлда да һәм Казан - Шәмәрдән юлында да төзелеш - ремонт эшләрен “Татавтодор” акционерлык җәмгыяте белән җаваплылыгы чикләнгән “Строй Альянс” ширкәте юл төзүчеләре башкарып чыккан. Казан - Шәмәрдән юлында төзүчеләр тарафыннан Шәмәрдәнгә таба баручы юлга бер чакрым да сигез йөз метр, ә Сатыш авылына таба баручы юлга - 510 метр асфальт түшәлгән.
Хәзер Казан - Шәмәрдән юлының торышы бик яхшы, ул дәүләт стандартларының барлык таләпләренә дә җавап бирә. Быел М7 Волга юлы белән Олы Нырсы авылын тоташтыручы дүрт чакрым арада юл мастеры Рафис Гусамов бригадасы тарафыннан кабаттан сүтеп җыелды. Биредә дә юл төзүчеләр бер чакрым да сигез метр арага ике кат асфальт түшәп өлгергәннәр. Бер чакрым да алты йөз метр арада җир эшләре башкарылган. Хәзер юл төзүчеләр асфальт юл кырыена (обочина) кулланышта булган асфальт түшиләр. Моннан тыш, Олы Нырсы авылы янәшәсендәге 90 градуслы борылышны (поворот) турылау максатыннан җир эшләре дә алып барыла. Соңгы көзге эшләрне башкарган арада карлы - буранлы, бозлавыклы кыш килүен дә сизми калырбыз. Бу юл төзүчеләр һәм ремонтлаучылар өчен дә искәрмә түгел. Кышка әзерлек чараларын инде алар күптән күрә башлаганнар. Моның өчен алар биш мең сигез йөз тонна тозлы ком әзерләргә, техникаларны әзерлек сызыгына куярга өлгергәннәр. Тиздән бер юл мастеры, МТЗ - 82 тракторы һәм бер “КамАЗ” машинасыннан торган участокта кизү төркемнәре булдырылачак. Тулаем алганда, кышкы айларда районыбыз юлларына күп комбинацияләр башкарырга сәләтле биш “КамАЗ”, бер “Вольво” автомобиле, ике грейдер, ике үзтөягеч, өч МТЗ - 82 тракторы (берсе роторлы) хезмәт күрсәтәчәк. Язмабызны йомгаклап, юл төзелеше һәм ремонты тармагында эшләүчеләргә намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтебезне җиткерик. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалына караган Теләче участогы җитәкчесе Илнур Зиннур улы Ярмиев та хезмәттәшләренә, саулык - сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге, чиксез бәхет - шатлыклар тели. Барыбызга да алар төзегән һәм төзекләндергән төз, тигез һәм шома юлларда исән-имин йөрергә язсын.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев