Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Юллардагы иминлекне бергә саклыйк!» район бәйгесенә

Беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәфинә Фәсхетдинованың үзе язган шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Юллар, юллар…Алга дәшә безне,
Дөнья матурлыгын күрергә.
Ә билгеләр юлда искәртәләр,
Уяу булып һәрчак йөрергә.

Ашыкмасаң юлың һәрчак уңар,
Булсаң әгәр сабыр, түземнән.
Юлда йөрү - җаваплылык сорый,
Кагыйдәләр шуңа төзелгән!

Җәяүле дә, йөртүче дә һәрчак,
Игътибарлы булсын юлларда!
Хәвеф-хәтәр тудырмыйча яшәү,
Сәламәтлек безнең кулларда.

Һәр билгенең бардыр кагыйдәсе,
Без аларны тиеш белергә.
Билгеләрнең аңлатмасын ятлап,
Омтылыгыз һәрчак белемгә.

Светофор -ул безнең якын дустай,
Күзен кысып шаян елмая.
Һәр төсендә олы мәгънә яна,
Безнең хакта димәк уйлана.

Җәяүлеләр өчен тамга - "зебра"
Ак белән ул буйга сызылган.
Юлны чыккан чакта онытылма!
Үтә күрмә төскә кызылдан!

Машиналар туктый бу сызыкта,
Ерактан ук күзгә ташлана.
Тик алай да як-ягыңа кара,
Сак йөрү ул сездән башлана!

Юл йөрүнең кагыйдәсе бик күп,
Өйрәнербез аны бергәләп.
Китаплардан күреп кабатларбыз,
Искә төшерербез күргәләп.

Ихтирамлы, игътибарлы булып,
Сак йөрегез юлда, балалар!
Әти-әни, тәрбиячеләр дә,
Шул теләктә сезгә калалар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqv2FjB7