IV “Яшь журналист” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек
Бүген Казан шәһәрендә, Журналистлар союзында, ветеран журналист, 40 елга якын ГТРК “Татарстан” каналында “Авыл офыклары” тапшыруын алып баручы райондашыбыз Галәветдин Зыятдинов һәм язучы, балалар шагыйре, журналист Дания Гайнетдинова истәлегенә багышланган IV «Яшь журналист» иҗат бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләдек.
Шулай ук, бүгенге чарада, "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге һәм “Татарстан” ДТРК һәм Журналистлар союзы тарафыннан оештырылган быел дүртенче тапкыр узучы район бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды - аларга Дипломнар, акчалата һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Булачак яшь журналистлар Татарстан журналистика тарихы музее белән танышты.
Номинацияләр буенча урыннар түбәндәгечә чыгарылды:
“Геройларыбыз янында” (Татарстан Республикасында “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы” уңаеннан)
1 урын - Фәридә Вәлиева (Олы Мишә)
2 урын - Сәйдә Фәсхиева (Теләче)
3 урын - Азамат Гарифуллин (Сауш)
“Алар Теләче горурлыгы” (Теләче районы кабат оешуга 35 ел тулу уңаеннан)
1 урын - Ләйсән Фазылҗанова (Теләче)
2 урын - Данил һәм Дамир Сәйфутдиновлар (Теләче)
3 урын - Илсинә Вәлиуллина (Олы Мәтәскә)
“Җиңүдә сезнең дә өлешегез зур” (тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына багышылап)
1 урын - Нияз Хасаншин (Югары Кибәхуҗа)
2 урын - Данияр Рахматуллин (Сауш)
3 урын - Тәнзилә Гыйләҗева (Баландыш)
“Тукай эзләре буйлап” (Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан)
1 урын - Рәзилә Габделхәева (Шәтке)
“Иген иккән - хөрмәтле” (авыл хуҗалыгы темасы)
1 урын - Финзия Асхадуллина (Балтач)
2 урын - Ислам Бәширов (Олы Мишә)
3 урын - Айзилә Рәхимова (Шәтке)
“Репортаж” (мәктәп чараларыннан репортаж)
1 урын - Дарья Дмитриева (Үзәк)
Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бәйгене оештыруда зур ярдәм күрсәткәне өчен Гәләветдин абыйның улы Альберт Зиятдиновка зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев