«Изгелек чәчәге» акциясен быел да дәвам итәбез, сез дә кушылыгыз!
Хөрмәтле райондашлар ! 12 май көнне,Теләче волонтерлары, сугыштагы егетләргә кирәкле әйберләр алыр өчен, хәйрия акциясе оештыра.
Әгәр сезнең артык рассадаларыгыз (помидор, борыч,кәбестә, чәчәкләр), гөлләрегез, үсентеләрегез, бар икән, аларны штабка китереп бирә аласыз.Стаканчикларда, савытларда булса бигрәктә әйбәт. Сезнең һәр үсентегез — безнең егетләргә зур ярдәм!
Китерү урыны: Белова 5, Мәдәният йорты бинасы.
Бергәләп игелек эшлик! Игелекле эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Шимбә(суббота), якшәмбе (воскресенье) көннәрендә генә китерә алабыз, диючеләр булса волонтер кызларның адреслары
1) Таһир Якупов урамы 24 , 89172354687 Алинә
2) Строителей урамы 20, 89393378389 Рәмзия
3) Тукай урамы 14/2, 89393346906 Әлфия
4) Галиева урамы 16, 89869241248 Рафилә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев