Татарстан халкы кайвакыт түләнгән штраф барыбер суд приставларына бирелә торган вәзгыять белән очраша. Мондый очракларны ТР Юстиция министрлыгында шәрехләделәр.
Әгәр гражданин штрафны түләсә дә, бу хакта җәмәгать судьясына хәбәр итмәсә, система түләүне «күрмәскә» мөмкин. Нәтиҗәдә документ, штраф түләнсә дә, мәҗбүри түләтү өчен суд приставлары хезмәтенә җибәрелә.
Мондый хәлләр өстәмә мәшәкатьләргә әйләнә: җәмәгать судьялары аппараты белән тикшерүләрдән тыш, гражданинга, әгәр ул счетыннан алынса, башкарма эшне бетерү һәм башкарма җыемны кире кайтару турында гариза язарга туры килә. Әгәр квитанция соңга калып бирелгән булса, җыемны кире кайтармаска да мөмкиннәр. Бу очракта акчаларны кире кайтару өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.
Җәмәгать судьясына түләү турында квитанция бирү дә җитә, һәм гражданин планлаштырылмаган чыгымнардан котыла, дип аңлаталар Татарстан Юстиция министрлыгында.
Нет комментариев