Татарстанда инсультлар саны кими
В республике

Татарстанда инсультлар саны кими

Татарстанда яшәүче 18 меңгә якын кеше ел саен инсульт билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш ангионеврологы Марат Сәйхунов «Татар-информ» агентлыгында үткән матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Бөтен Россия буенча без ел саен баш миендә кан әйләнеше кискен бозылуга бәйле 500 меңнән артык яңа очракны күзәтәбез. Динамикага күз салсак, инсультлар саны артуга таба бара димәс идем», – дип билгеләп үтте доктор.

 


Нет комментариев