Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Каешыңны куй!” чарасы

Традицион профилактик чара республикада һәм шул исәптән районыбыз юлларында 28 май көнне башланып китәчәк, 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Профилактик чара - транспорт чарасы белән саклык каешын эләктермичә идарә итү очракларын кисәтү һәм фаҗигаларны булдырмый калу максатыннан үткәрелә.

Россия Федерациясе Юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2 пунктында каралганча, транспорт белән идарә  итүче дә, аның пассажирлары да саклык каешы беллән эләктерелгән булырга тиеш.  Кагыйдә бозу очракларын автоинспекторлар гына түгел,  фотовидеофиксаторлар да терки. Кагыйдә бозучыларны административ җаваплылыкка тарту каралган.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшерүләре күрсәткәнчә, саклык каешын  куллану  юл - транспорт һәлакәтләре вакытында  йөртүченең һәм алгы утыргычта утырган пассажирларның һәлак булу һәм тән җәрәхәтләре алу ихтималын 50%ка, ә арткы утыргычларда утырган пассажирларныкын  25%ка киметә. Юл кырыена чыгып әйләнгәндә саклык каешлары исән калу ихтималын биш тапкыр арттыра.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен берсүзсез төгәл үтәү кирәклеген искә төшерә һәмйөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә  юлларда сак игътибарлы булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев