Караширмә авылында шатлыклы вакыйга
Караширмә авылында авыл мәчете яңартылды.
- Мәчеттән көн саен изге азан яңгырый һәм ул караширмәлеләрнең күп буыннары өчен гыйбадәт йорты функциясен башкарудан туктамый. Бүген авылыбыз мәчетенә, авылдашларыбыз ярдәме белән, яңа манара белән ай куелды. Түбәсе алышынды. Бина эчен дә яңарттык - яңа тәрәзә пәрдәләре, челтәрләр элдек. Бу изге эшкә күпләрнең өлеше керде. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, бар да ярдәм кулы сузарга әзер торды. Шундый бердәмлек булмаса, бу зур эшне башкарып чыгу мөмкин булмас иде , - дип хәбәр иттеләр әлеге авылдан.

Караширмәлеләрнең шатлыкларын уртаклашабыз! Тырыш, эшле, ашлы, иманлы халык яши бу авылда. Әнә бит бер якта авыл мәдәният йорты халыкны мәдәнияткә тартса, аның каршында янәшәдә мәчет иман нурын тарата. Дөньяларыбыз гына имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев