Каршылыкларны җиңү зарур
Бүген районыбызда эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнулов белән Татарстан Республикасының “Авыл хуҗалыгын үстерү буенча компетенцияләр үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рәшит Әхмәтов булып китте.
Алар муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озатуында “Алан” акционерлык җәмгыятендә бер мең баш савым сыерына исәпләнеп төзелеп килүче терлекчелек комплексында, терлек азыгы әзерләү үзәгендә һәм җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтенең рапс басуында булдылар, биредә игенче - механизаторлар, Үзәк бистәсе янәшәсендә урнашкан бөртек чистарту, киптерү һәм саклау заводы хезмәткәрләре белән очраштылар.
“Алан” акционерлык җәмгыятендәге очрашу - идарәдә ”Түгәрәк өстәл” форматында дәвам итте. Сөйләшүдә төзеләчәк 500 баш савым сыеры сыйдырышлы терлекчелек комплексының икенче торагын 2025 елда ахыргача төзеп бетерү, төзелешне финанслау, ягьни моның өчен төрле каршылык һәм кыенлыкларны җиңеп, тиз арада җитәрлек күләмдә ташламалы кредит рәсмиләштерү мәсьәләләре күтәрелде. “Алан” акционерлык җәмгыятенең моңа тулы мөмкинлеге бар: барча салым түләүләре түләнгән, чабудан тартучы күләмле банк әҗәтләре дә юк. Әлеге хуҗалык уңганнары бер көнгә 20 тоннадан артык сөт җитештерә. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә, 26,2 килограм сөт туры килә. Узган елгы шушы чор белән чагыштырсак, үсеш - 108%.
Районда бөртекле культуралар җыеп алуны, “Низамов М.Х.” крестьян - фермер хуҗалыгыннан азга гына калышып, икенче булып тәмамлаган җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте комбайнчылары бу көннәрдә рапс культурасын суктыруга кереште. Шактый керемле рапс биредә 2119 гектар мәйданда игелгән. Августлылар хәзер шуның 406 гектарын җыеп алырга өлгергәннәр инде. Планга карата эш үтәлеше - 19%. Монда һәр гектардан 29 центнер рапс уңышы җыялар. Рапсның да уңышы, бөртеклеләрнеке кебек мул. Булганын исән-имин җыеп алырга язсын! Августлыларга әлегедәй изге теләкләрне муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин белән аграр министр урынбасары Рөстәм Гайнулов ирештерде. Алар авыл хезмәтчәннәренә ил - көн алдында куйган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, 14 сентябрь көнне узачак мөһим сәяси чарада - Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль берәмлекләргә депуталар сайлауларда актив катнашуларын һәм лаеклы кандидатларны сайлауларны теләделәр. Иң мөһиме - илләр-көннәр тыныч булсын!
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев