Кичке бәйрәм концерты
Кичә, кичен, район мәдәният йортындагы мәйданда «Җиңү килде җирне нурга күмеп» дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.
Районыбыз сәнгать осталары тарафыннан тәкьдим ителгән концерт Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланды. Концертта республиканың Атказанган мәдәният хезмәткәре Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, үзешчән артистлар Илһамия Нәҗметдинова, Айдар Якупов, Руфина Әхмәтгаязова, Илсур Галимов, Илзидә Кабирова, Лилия Рахматуллина, «Наз» вокаль ансамбле, Марат Гараев, Руслан Кабировлар чыгыш ясады.
Тамашаны Рада Әхмәтгаязова белән Равиль Насибуллин алып барды. Концертта яңгыраган җырларның, шигырьләрнең күбесе сугыш темасына багышланган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев