Килер җәйләрне кайгыртып…
Бүген авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую, техника ремонты буенча үзара тикшерү үткәрелде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов рәислегендәге комиссия җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Чулпан” “Август - Теләче” ширкәтләре һәм “Алан” акционерлык җәмгыятьләренең техника паркларында һәм ремонт остаханәләрендә булып, әлеге нисбәттән эшнең куелышы белән танышты.
“Алан” акционерлык җәмгыятендә үткәрелгән һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инженерлар һәм агрономнар да чакырулы булган үзара тишерү барышында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхулллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул үзара тикшерү, техника ремонтыннан тыш, хуҗалыкларның терлекчелек тармагындагы эшчәнлекләренә, ашлама белән тәэмин ителешләренә тирән анализ ясады, җитештерелгән продукция өчен дәүләт ярдәме алу, авыл хуҗалыгы ярминкәләрдә актив катнашу кебек тәҗел темаларны да күтәрде.
Бу хакта һәм үзара тикшерү нәтиҗәләре турында сез тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев