Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Китапханә лагерының дүртенче көнне «Пушкин көне» дип аталды

Китапханә лагерының дүртенче көнне бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин иҗатына багышланды һәм ул «Пушкин көне» дип аталды.

Программаның беренче өлешен "Родник" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Фәхриева Әлфинә Сөләйман кызы үткәрде. Ул балалар өчен мавыктыргыч викторина әзерләгән иде. Аннан соң балалар Пушкин әкиятләре буенча пазллар җыйдылар.

Көннең икенче өлешендә, лагерьда катнашучылар өчен, китапханәчеләр тарафыннан «Үз кулларың белән чәчәкләр» дип исемләнгән, матур эшләнмәләр ясарга өйрәтүче, иҗади мастер-класс оештырылды. Һәркем фантазиясен эшкә җигеп, үзенчәлекле букет җыйды.

Көн ахырында балалар белән саф һавада хәрәкәтле уеннар үткәрелде. Күңелле музыка астында малайлар һәм кызлар командалы ярышларда бик теләп катнаштылар.


#ЛетовТатарстане
#ТатарстандаҖәй
#Библиолагерь #Пушкинскийдень #Тюлячинскаяцентральнаябиблиотека
#Тюлячинскаядетскаябиблиотека

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев