Көнүзәк мәсьәләләр каралды
Бүген “Алан” акционерлык җәмгыяте базасында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында семинар - киңәшмә булып үтте.
Аның беренче, ягъни гамәли өлеше - Балыклы авылында 1000 баш савым сыерына исәпләнеп төзелгән яңа сөтчелек комплексында, терлек азыгы базасында, терлек азыгы әзерләү һәм сыекландырылган ашлама ясау үзәкләрендә барса, икенчесе, пленар өлеше - Алан авылы мәдәният йортында үткәрелде.
Семинар киңәшмәнең гамәли өлешендә акционерлык җәмгыятендәге җитештерү объектларының эшчәнлеге белән баш зоотехник Айдар Кәримов, баш агроном Искәндәр Шакиров һәм җәмгыять җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов таныштырса, пленар өлештә, көнүзәк мәсьәләләрне яктыртып һәм алда торган бурычларны билгеләп, район авыл хуҗалыгыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов, ачык типтагы “Теләчеагрохимсервис” акционерлык җәмгыяте директоры Ленар Хәкимов, ачык типтагы “Татагрохим” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин чыгыш ясады. Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин чыкты.
Азактан, апрель аенда терлекчелек тармагында куелган хезмәт нәтиҗәләре буенча (14 төрле критерий буенча билгеләнә) авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында беренче урынга (берничә ай рәттән фаворит булдылар) - “Алан” акционерлык җәмгыяте терлекчеләре чыкты. Мактаулы приз - Ат сыны җәмгыять җитәкчесе Алмаз Фәсхетдиновка тапшырылса, җылы одеалларны районыбыз җитәкчеләре кулыннан җәмгыятьнең алдынгы савымчылары Миләүшә Гатиятуллина белән Гүзәлия Галиәхмәтовалар кабул итеп алды.
Семинар - киңәшмә турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев