Котлыйбыз!
Кичә «Әкият» татар академия курчак театрында «Ел тәрбиячесе 2026» һәм «Ел укытучысы 2026 » конкурсларының төбәк этабында катнашучыларны, лауреатларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
«Ел тәрбиячесе - 2026» конкурсында Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Сабирҗанова балалар бакчасындагы этаптан алып район һәм зона дәрәҗәләренә кадәр барлык сынауларны да лаеклы үтте, аларның һәркайсында югары педагогик осталык күрсәтте. Ул үзенең эш тәҗрибәсен лаеклы тәкъдим итеп кенә калмады, бәлки педагог һөнәренең иҗат һәм балаларга чиксез мәхәббәт белән тулы һөнәр икәнлеген дә исбатлый алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев