Көзге аучылык кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдлар башланды
Район яңалыклары

Көзге аучылык кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдлар башланды

Биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты хезмәткәрләре көзге аучылык кагыйдәләрен бозуларны ачыклау буенча рейдлар үткәрә

Республикада киек кошларның күпсанлы төрләрен аулау сезоны ачылды. Бу вакытта биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты хезмәткәрләре аучылык җирләре территорияләрендә профилактик рейд чараларын гамәлгә ашыра.

Рейдлар барышында инспекторлар аучылык кагыйдәләренең үтәлешен, корал йөртү хокукына документлар, аны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен һәм башкаларны тикшерә. 

Исегезгә төшерәбез, кызыл китапка кергән кошларны  аулау тыела! 


Нет комментариев