Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кремльдә «Балачак фестивале» узды

Казан Кремлендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган зур гаилә бәйрәме — «Балачак фестивале» узды.

Аның кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты. Рәис белән очрашуга республика районнарыннан 12 гаилә чакырулы иде, алар арасында безнең Теләче районыннан Хаҗиевлар да бар.

Ранис белән Айсылу-күп балалы яшь гаилә, аларның олы уллары Әмир Теләче мәктәбендә укый, урта балалары-Рамзан, «Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары Алдынгылар хәрәкәтендә» төбәк проектын тормышка ашыручы Теләче 2 нче балалар бакчасының әзерлек төркемен тәмамлады, һәм кече балалары - кызлары Мәликә. Ел дәвамында Хаҗиевлар гаиләләре белән балалар бакчасында проектны гамәлгә ашыруда актив катнаштылар, шуның өчен Рәис белән очрашуга чакыру алдылар. Алар оешма чараларында катнашулары турында сөйләделәр һәм «Родные-Любимые» ата-аналар берләшмәсе эшенең ачык мисаллары белән уртаклаштылар. Ә Рамзан, Рөстәм Нургалиевичның тезләренә утырып, Рәискә үзенең хыяллары турында сөйләде.

Гаиләләр белән аралашкан вакытта, Миңнеханов билгеләп үткәнчә, теләсә нинди эштә уңышның төп факторы-команда. Ул ассызыклаганча, иң яхшы һәм ышанычлы команда — һәрвакыт таяныч һәм үрнәк булып торучы гаилә. Татарстан рәисе очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә «Алдынгылар хәрәкәте» нең әһәмиятле ролен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев