Сәнгать мәктәбенең вокал бүлегендә укучылар - Фатхуллина Самина, Рафикова Сәида, Муталлапов Ильдан һәм кечкенә Раян ( җитәкчеләре Гөлфия Муталлапова) балалар телеканалы «Шаян ТВ»да чыгучы «Күчтәнәч» тапшыруында төшеп кайттылар.
Әлеге тапшыруда "Тукайга - 140 ел", "Теләче районы кабат оешканга - 35 ел» темалары яктыртылды. Тиздән зәңгәр экраннарда чыгачак тапшыруны түземсезлек белән көтеп калабыз!

Нет комментариев