Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде

29 апрель көнне Теләче районының МБГУ «Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Мототранспорт техникасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде.

Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы  Ильфар Баев тарафыннан квадроцикллар белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында квадроциклларны куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында мондый төр техникалар  катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев