“Куркынычсызлык ​каешы» оператив-профилактик чарасы башланды
Район яңалыклары

“Куркынычсызлык ​каешы» оператив-профилактик чарасы башланды

7 июльдән 16 июльгә кадәр “Куркынычсызлык ​каешы» исемле оператив-профилактик чара узачак.

Бу чорда техника йөртүчеләрнең генә түгел, пассажирларның, аеруча балаларның куркынычсызлык каешы белән бәйле кагыйдәләрне төгәл үтәве күз уңында булачак. Исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык каешын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргычның пассажиры өчен – 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен – 25% ка киметә. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 


Нет комментариев