Бүген Олы Мәтәскә, Алан мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, район мәдәният йортының «Йолдызлы десант» агитбригадасы басуларда булып кыр батырлары алдында чыгыш ясады.
Әлеге коллектив игенчеләргә җырлы - биюле ял бүләк итте. Концерт программасында хезмәт, туган җир һәм тырыш авыл хезмәтчәннәре турында җырлар бар иде. Игенчеләр һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр.
Нет комментариев