Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кырлайга сәяхәт (район бәйгесе кысаларында)

Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Күңелем шигырь яза» район бәйгесе дәвам итә.

Бүген иртән юлга чыктым
Кырлай дигән авылга.

Сизмәдем дә,  килеп җиттем

“Могҗизалы урман”га.

 

 “Тукай оныгы, килгән,  - дип

 Каршы алды Шүрәле.

Кәҗә белән Сарык та бар,

Кисекбашны күр әле!

 

Бала белән Күбәләккә

Сокланып карап торам.

Су анасының карашын

Күңелем белән тоям.

 

Тукай Убырлы турында

Әкият язмаса да,

Йорты тора, шомландырып,

Агачлар арасында.

 

Сәгъди абзыйның йортында

Азмы шагыйрь моңланган?

“Бишек җыры”, “Туган тел”гә

Монда нигез салынган.

 

Әдәби-музей каршында -

Бөек Тукай һәйкәле.

Киләчәгем сезнең кулда,

Дигән кебек күзләре.

 

Һәр экспонат шундый матур,

Һәрберсе эчтәлекле.

Рәхим итегез Кырлайга

Күрергә гүзәллекне.

 

Бәширов Ислам, Олы Мишә урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев