Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Кырыкалдарлык

Берәүләр чит илдән машина яки фатир сатып алам дип ярык тагарак алдында калган, икенчеләре, хастаханәнеке дип рәсмиләштерелгән ялган сайтлар аша алдана. Аның аша шәхси мәгълүмат сорыйлар, аларны явыз максатларда файдаланырга, кредит рәсмиләштерергә мөмкин.

Соңгы ярты елда татарстанлылар кырыкалдарларга ике миллиардтан артык акча күчергән.  “Татар - информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә кырыкалдарларның яңа алымнары һәм алардан зыян күрүчеләргә нинди ярдәм чаралары турында сөйләделәр. Матбугат конференциясендә журналистларга элек пенсионерлар кырыкалдарлар кармагына эләккән булса, хәзер 30 - 40 яшьлекләр дә каба диделәр. Хәзер кырыкалдарлар  фатир, җир сатабыз дип кешеләрне алдыйлар. Россиядә түгел, Европада, башка илләрдә җир, фатир сатып алырга тәкъдим итәләр. Күптән түгел Казанда яшәүче хатын - кызны 6 миллионга алдадылар. Ул Европада фатир сатып алмакчы булган. Сөйләшүләр “Телеграмм” каналы аша алып барылган. Социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда бик сак булырга кирәк.

Узган елның беренче алты ае белән чагыштырганда быел җинаятьләр саны 405кә кимегән. Ләкин зыян суммасы зур булып кала.  4518 кырыкалдарлык очрагы теркәлгән. 1350 се банк счетларыннан акча урлау белән бәйле.

-Кырыкалдарлар дәүләт органнарыныкына охшатып, ялган сайтлар булдыра. Халыкка MAKS та яки СМС буенча  төрле мәгълүмат җибәрәләр. Нәтиҗәдә, кырыкалдарлар үзләре шалтырата алмагач, кешеләр аларга үзләре чыга, - дип аңлатма бирде бүгенге кырыкалдарлык белән вәзгыяткә Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Ленар Рәфыйков.

Ул белдергәнчә, илнең цифрлы министрлыгы кырыкалдарлар салган зыянны каплау кагыйдәләрен эшләгән. Алар нигезендә акча җинаять акча җинаятьчеләргә күчерелгәнлеге ачыкланса, зыян күрүче банкка мөрәҗәгать итәргә тиеш.  Кредит оешмасы шикле операцияне мөстәкыйль рәвештә туктату мөмкинлеген караячак. Әгәр банкта закон буенча эшләгән булса,  дәгъваларны элемтә операторларына җибәрәчәкләр. Аларның хатасы расланса, зыян күрүчегә 60 көн эчендә акчаны кайтарырга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев