Мәдәният хезмәткәрләре киңәште
Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.
Биредә китапханә, сәнгать мәктәбе, музей һәм мәдәния-ял итү үчреждениеләренең 2025 елның дүрт аендагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Алда узачак милли бәйрәмнәр - район (8 июньдә) һәм авыл (7 июньдә) Сабан туйлары, 21 июньдә Чиләбе өлкәсендә узачак региональ Сабан туйга әзерлек буенча сораулар каралды.
Шулай ук, бүген киңәшмәдә, балалар китапханәсе китапханәчесе Елена Фатихова Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев