Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды

Бүген, Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе узды.

Чыгыш ясаучылардан,  район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Имамиева Ф.М. һәм мәдәният йорты методисты Мәхмүтова З.Ш.,  районыбызда матди булмаган этномәдәни байлык объектларын табу һәм саклауда  мәдәният учреждениеләренең роле һәм  бурычлары турында сөйләделәр.  Олы Мәтәскә авыл мәдәният йорты директоры Гыймранова Г.Х. һәм авыл китапханәсе мөдире Хуҗиәхмәтова З.Г. авыл җирлегендәге мәдәният эшчәнлеге торышы, эшләнгән эшләренә хисап тоттылар. Теләче китапханә мөдире Дәүлиева Р.М., мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тутамышева Ә.Х.  районыбызда узачак фестиваль-конкурслар нигезләмәләре белән таныштырып үтте. 


Мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С.киңәшмәнең  йомгаклау өлешендә узган чараларга анализ ясап, үткәрәсе чараларга әзерлек эшләрен активлаштыру бурычын куйды һәм җәйге чорда мәдәни-ял итү учреждениеләре  территорияләрен  төзекләндерү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев