Мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы утырышы булып узды
Бүген мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы утырышы булып узды. Катнашучыларга агымдагы елның беренче кварталы дәвамында үткәрелгән чараларга анализ-нәтиҗә ясалды.
Шулай ук, «Гаилә» милли проекты кысаларында «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган курсларда булып кайткан
балалар китапханәсеннән Закирова Л.М., район мәдәният йорты автоклубы директоры Гәрәева Р.Б. ларның чыгышлары тыңланды. Алар тарафыннан катнашучыларга мәдәният йортлары һәм китапханәләр арасында бөтенроссия конкурсларында катнашу үзенчәлекләре җиткерелде, балалар мәдәни-агарту үзәкләрен һәм модель китапханәләр булдыруда иң яхшы тәҗрибәләр тәкъдим ителде.

Район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Туктамышева, ТАССРның атказанган артисты Таһир Якуповның иҗади мирасын саклау, татар музыкасын, телен үстерү һәм җырчының 80 еллык юбилеен билгеләп үтү максатында, районыбызда апрель-май айларында оештырылачак республикакүләм музыка иҗат фестивале нигезләмәсен белән таныштырып үтте.

Утырышның йомгаклау өлешендә Иксанов Д.С. апрель аенда билгеләп үтеләчәк зур дата – бөек татар шагыйре Г. Тукайның 140-еллыгы юбилеена багышлап үткәреләчәк чараларга тукталып үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев