Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Максимова Мария Никитична : “Юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады”

Теләче авылында яшәүче Максимова Мария Никитична 85 яшьлек юбилеен билгеләп уза.

Аны, бүген, гомер бәйрәме белән Теләче электр челтәре участогы җитәкчесе Зиннатов Ильдар Масгүт улы тәбрикләде.

Мария Никитична, тормыш иптәше Семен Григорьевич белән 1972 елны Чистай шәһәреннән Теләчегә  күченеп кайта. Алар икесе дә Теләче электр челтәренә эшкә урнашалар.

-   Бик авыр еллар иде ул.  Мин  әлеге коллективта лаеклы ялга кадәр хезмәт куйдым. Хезмәт стажым - 40 ел, шуның 28 ел район электр челтәрендә эшләп үткәрдем. Хезмәт вазыйфабызны һәрвакыт намус белән башкардык.  Шуңа күрә һәрвакыт мактаулы хезмәкәрләр булдык, һөнәри бәйрәмнәрдә бер дә бүләктән калдырмадылар. Хезмәтебезне бәяләгән  җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Теләче халкын бик яратам. Аллага шөкер, һәркем белән дус-тату булып яшибез. ,  - диде Мария апа. Әтисе сугышка киткәндә аңа  бер яшь кенә була. Бәхеткә каршы әтисе сугыштан, каты яраланып булса да исән  - сау кайта.  Ул авыр елларны туганнары сөйләгәннәр буенча гына искә алса да “әлегәчә барсыда хәтеремдә” диде ул.  

Кызы Надежда белән гомер итүче Мария апага алга таба да озын гомер, нык тазалык, муллык, җан тынычлыгы телибез!

Зөлфия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев